Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган 2 атнага йомгак ясалды, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладылар.