20 октябрьдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә

2019 елның 19 октябре, шимбә

          Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм!
          Сез Кайбыч районы үсешенә зур өлеш керткән зирәк һәм җаваплы җитәкче. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез сезне талантлы һәм абруйлы эшлеклесе буларак аерып тора.
          Сезнең энергиягез, актив тормыш позициягез, идарә итү тәҗрибәгез елдан-ел профессиональ һәм тормыш юлында яңа уңышларга ирешергә ярдәм итсен!
          Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, барлык планнарыгызның үтәлешен, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш оптимизмы телибез! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылысы, фикердәшләрегез һәм хезмәттәшләрегезнең аңлавы сезгә һәрвакыт юлдаш булсын.
          Сезгә һәм Сезнең гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International