ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Елена Суглова, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Татьяна Чернова, Яшел Үзән сөт комбинаты вәкиле Владимир Еремин, "Дубрава", "Золотая Нива", "Кубня" агрофирмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары, икътисадчылары катнашты.
 

"Россия Салым курьеры" XV салым форумына барлык бухгалтерларны чакыра. Федераль салым хезмәте һәм Хезмәт министрлыгы түрәләре законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм ведомстволар таләпләре турында сөйләячәкләр.  Чара 24 сентябрьдә булачак, трансляция Мәскәү буенча 10.00 сәгатьтә башлана. Бушлай катнашу өчен бүген үк теркәлеп куегыз.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

19 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, нигездә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән 22-27 метр тизлектә булуы ихтимал.
 

Планлы чаралар үткәрү кысаларында район мәдәният йорты территориясендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрелде. Өйрәтүләр барышында янгын сүндерүчеләр заманча янгын сүндерү һәм коткару техникасының һәм Олы Кайбыч авылының янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының коралларында торучы чараларның эшен күрсәттеләр. Кешеләрне ачыклау һәм коткару ысулларын эшләүгә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, өйрәнүләр барышында район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән янгын чыгу һәм беренчел янгын сүндерү чараларын кулланганда эвакуацияләү кагыйдәләре буенча методик дәрес узды.
 

Борындык мәктәбенең 6 сыйныф укучылары технология укытучысы Юрий Дунаев һәм педагог-оештыручы Миләүшә Бикмуллина җитәкчелегендә "Чиста яр" акциясендә катнаштылар. Мәктәп укучылары Бәрле елгасының ике ярыннан да күп капчык чүп-чар җыйдылар. Бу, нигездә, ял итүчеләр калдырган чүп – чар-шешәләр, пластик савыт-саба, кәгазь.
 

Кайбыч сырхауханәсе бөтен теләүчеләрне 25 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кан бирергә чакыра. Бу көнне сырхауханә территориясендә мобиль комплекс торачак. Кан доноры булып 18 яшьтән алып медицина тикшерүен узган эшкә яраклы гражданин була ала.

 

11 сентябрь көнне Казан шәһәрендә «Иң яхшы мәктәп директоры» грантына дәгъва кылучы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен конкурс сынауларының турыдан – туры этабы узды. Кайбыч муниципаль районы данын Олы Урсак төп мәктәбе директоры Җиһаншин Алмаз Равил улы яклады.
 

Татар  токымлы  атларны  ничек кабат  үрчетә  башлау  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  татарча  басылып  чыккан китаптан  укып  белеп  була.

14 сентябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе коллективы Чуваш Республикасының Канаш шәһәренең "Туган якны өйрәнү музее" нда булып кайтты. Биредә укытучылар шәһәр тарихы белән таныштылар, мастер-класс үткәрүдә катнаштылар, балчыктан әвәләп ясау остасының ничек итеп ваза ясаганын күрделәр, ахырда балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

 


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир һәм торак характерындагы, шулай ук матди ярдәмгә кагылышлы иде. Кабул итүгә 9 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International