Кайбычлылар Ульяновскидагы хәрби частьта булып кайтты

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

        20 октябрьдә кайбычлылар безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьта Ульяновскида булып кайтты.  Анда солдатлар өчен район мәдәният йорты коллективы, яшь армиячеләр һәм администрация хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Бу көнне частька солдатларның әти-әниләре дә килгән иде. 

         Концерт барышында хезмәт итүчеләргә сәламләү сүзе белән Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина мөрәҗәгать итте. Ул барлык солдатларны, офицерларны элемтәчеләр көне белән котлады һәм 623 төрара региональ укыту үзәге начальнигы, полковник Роман Панковка район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук солдатларны Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин котлады.

         Концерт программасы дәвамында залда алкышлар тынмады. Үз концерт номерлары белән Илгиз Насыйров, Ләйсән Шамилова, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре чыгыш ясады.

         Концерт тәмамланганнан соң Татарстан Республикасыннан чакырылган курсантлар өчен халык ашлары көне оештырылды.

         Әйтергә кирәк, безнең районнан әлеге частьта 4 егет хезмәт итә. Алар - Хуҗа Хәсән авылыннан Илнар Гафуров һәм Игорь Малов, Турминскийдан Юрий Данилов һәм Олы Кайбычтан Дмитрий Дунаев.

Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5785787.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International