Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
7 октябрьдә «Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Бәрлебаш авылы үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Зәңгәр күл тирәсендә 200 гә якын төрле агач үсентесе утыртылды.
Бүген Казанда "Корстон" КСККда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
2019 елның сентябреннән башлап районыбызның Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ябалак, Багай, Надеждино, Кошман, Мөрәле, Кече Урсак, Олы Урсак авыл җирлекләрендә яшәүче 160тан артык өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүе-диспансерлаштыру үтте. Медицина учреждениеләренә 65 + затларны китерү дәвам итә, 2019 ел ахырына 570дән артык гражданны карау өчен китерү планлаштырыла.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2019 елның 8 октябрендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәреләчәк.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яшь гвардия җирле бүлеге Кайбыч районы социаль яклау бүлеге белән берлектә Федоровское авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Барлык социаль хезмәт алучыларны котладылар һәм рәхмәт әйтеп, баллы бүләкләр тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль район Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге начальнигы Низаметдинова Гүзәл Минсалим кызы, Кайбыч муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы Нәфыйкова Айсылу Айрат кызы, «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы «Кайбыч» юл-ремонт төзелеш участогы начальнигы Сабиров Илгиз Зиннур улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы Яруллин Илфир Илгиз улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Сәлахов Булат Ренат улы үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Аларны район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин тәбрикләде, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесенең 63нче номерлы үзәк район даруханәсе мөдире Садыйкова Гөлшат Мирхәт кызын мактау грамотасы белән бүләкләде.