Бүген Казанда «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXXI конференциясе кысаларында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Безнең районнан "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге-әлеге бүлек рәисе Александр Акрымов җитәкчелегендәге "Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге җиңүче булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Александр Михайловичка субсидия алу өчен сертификат тапшырды.