ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ел  саен  үткәрелә  торган  “Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре”  конкурсына  гаризалар  алуны  дәвам  итә. Ул авылда  квалификацияле  хезмәткәрләрнең  абруен күтәрүгә  юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы  100  хезмәткәре  100әр  мең  акча  алачак.  

 Конкурста республика  авыл  хуҗалыгы  тармагының   һөнәри белеме  һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган   хезмәткәрләре катнаша ала.

 Конкурс түбәндәге   номинацияләр буенча үткәрелә:  «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы  бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы  зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы  ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар  түбәндәге  документларны  тапшырырга  тиеш:   конкурста  катнашуга  гариза,   катнашучы    анкетасын,  белем  турындагы  документ  күчермәсен, хезмәт кенәгәсе  күчермәсен, салым  түләүләре  буенча  бурычлар  булмау  турында   белешмә  һәм  бәяләү  критерийларын.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк.  Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221 76 69 телефоны аша алырга мөмкин.

30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр Олы Подберезье мәктәбеннән 3 укучы һәм Ульянково мәктәбеннән 2 укучы, авыр тормыш хәлендә булган балалар Яр Чаллының "Саулык" сәламәтләндерү лагеренда ял иттеләр.
 

6 ноябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы кубогына волейбол ярышлары булып узды.
 


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында эш визиты белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып китте.
 

Бүген Ульянково авылында урнашкан психологик-педагогик хезмәттә белем бирү процессында катнашучыларга психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча мониторинг уздырылды. 

2019 елның 3 ноябрендә Офицерлар йортында, Хәзерге татар яшь тамашачылар театры бинасында «Зөһрә» курчак спектакле күрсәтелде. Сюжет шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат иткән «Ай кызы Зөһрә» китабыннан алынды. Спектакльне Казан шәһәренең «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова оештырды.
 

Бүген район мәдәният йортында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм Ачык ишекләр көне узды. Чарага республика университетларының һәм институтларының әйдәп баручы вәкилләре чакырылган иде.
 

2019 елның 31 октябрендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көзге каникуллар чорына район торак пунктларына ведомствоара рейдлар графигы расланды. График нигезендә, 2019 елның 1 ноябрендә, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Фәния Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Алсинә Кузьмина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Ләйсән Фәрахова составында Кошман, Олы Урсак, Кече Урсак, Колаңгы, Федоровское, Ябалак, Олы Кайбыч авылларына кичке рейд оештырылды. Рейдта катнашучылар имин булмаган, ведомствоара исәптә торучы күп балалы гаиләләрдә булдылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Алар шулай ук әти-әниләренә һәм балаларга «комендант сәгате»турында да искәрттеләр.
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлау юллады.
 

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезне совет, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән республикабызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International