Кайбычта ике телле элмә такталары булган эшләр ничек тора?

2019 елның 8 ноябре, җомга

          Республикада рус һәм татар телләре тигез нигездә дәүләт телләре санала. Теләсә кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларында бер телдә генә башкарылган элмә такталардан файдалану законны бозу дип санала. Табличкалар рус һәм татар телләрендә булырга тиеш. Элмә такталарда мәгълүмат булмау-административ хокук бозу, аның өчен штраф каралган.
           Бүген район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендәге комиссия Олы Кайбыч авылында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законның Кояш бульвары буенча үтәлешен тикшерде. Комиссия оешмаларның ике телдә элмә такталары булуын тикшерде, почта, прокуратура, икмәк комбинаты, "Рәйхан" кафесы, янгын часте, балалар сәнгать мәктәбе, Саклык банкы, полиция бүлекләрендә булды. Аларның күбесендә орфографик хаталар һәм бер телдә элмә такталар урнаштыру ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә оешма җитәкчеләренә хаталарны кичекмәстән бетерү һәм ике телдә элмә такталар урнаштыру турында күрсәтмәләр бирелде.
           Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5847707.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International