7 ноябрь көнне Багай авыл җирлеге ветераннары рәисе Рушания Камалова Кайбыч ягы музеена авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен экскурсия оештырды. Элеккеге төрле өлкәләрдәге хезмәтчәннәр зур кызыксыну белән музей буйлап экскурсия ясадылар. Музей директоры Илдар Шакиров кунакларга район һәм аның халкы турында сөйләде, музей кунакларын музей экспонатлары белән таныштырды. Музейның кайбер экспонатларына карап, кунаклар үзләренең яшь елларын искә төшерделәр, шулай ук әти-әниләре яшәгән ерак заманнарда туган як тарихына чумдылар. Экскурсиянең ахырында ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган дустанә әңгәмә һәм видеоролик карау булды.