ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнар тарафыннан карантин таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотарга кирәклеген белдерде.

Кичә Кайбыч муниципаль районының "кайнар линия" телефонына беренче кыңгырау шалтырады. Пенсионер ханым дарулар сатып алуны сорады. Штабта битлек һәм перчаткалар алгач, волонтерлар Рус Бәрлебашы авылында яшәүче пенсионер янына бардылар. Бер сәгать дәвамында пенсионерга дару чаралары китерелде.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 26 мартындагы 14-4/10 / П-2696 номерлы хаты белән Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы (алга таба – Указ, рекомендацияләр) белән бәйле рәвештә, әлеге хатка өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 25.03.2020 ел, № Указы нигезендә, шулай ук Махсус санитар-эпидемиягә каршы режимны тәэмин итү кысаларында, Кулланучылар-гражданнарны кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020-15.04.202020 чорда ябык булачак (Махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы). 

 “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру”
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате “Хөрмәтле райондашлар! Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз, балаларыгыз белән шөгыльләнегез.


28
март, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инновацияләргә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече предприятиеләргә ярдәм итү программалары буенча гаризалар кабул итүне дәвам итү турында хәбәр итә. Фонд производствога үз көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен керткән Татарстан Республикасының кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә.

 


27
март, 2020 ел
җомга

Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.

   «Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча ютазылылар дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар

Коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау һәм кисәтү, кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләү мөһимлеге белән бәйле булган  "Республика матди ярдәм үзәге" ДКУ хәбәр итә, социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча сез дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International