Кайбыч районында беренче тапкыр авыл җирлекләренә аларны үстерү өчен ТР Хөкүмәтенең 4 грантын оттылар. Грант Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм шәһәр җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, Татарстан Республикасы Авыл һәм шәһәр җирлекләре халкының тормыш сыйфатын күтәрү максатларында бирелә. Аларны Олы Кайбыч, Кошман, Ябалак һәм Борындык авыл җирлекләре отты. 1 грант суммасы 1 .5 млн. сум. Бу акчаларга юллар салырга, территорияләрне төзекләндерергә, суүткәргечләр төзү белән шөгыльләнергә мөмкин.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Шүшермә авылында булды, анда откан грандка юл төзеләчәк.
