Бүген, 21 май көнне, Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Турминское авылында яшәүче Рыжова Елена Николаевнаны короновирус йогышы белән бәйле видеоэлемтә аша 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Рыжова Елена Николаевна 1930 елның 21 маенда туа. Гомер буе сыер савучы булып эшли. 1957 елда кияүгә чыга, ире Николай тракторчы булып эшли. Ирле-хатынлы 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аларны кызлары Татьяна карый. 2017 елда Елена һәм Николай Рыжовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.