Кайбыч районында армиягә беренче язгы озату булды.4 яшь егет-Олы Кайбыч авылыннан Шәфигуллин Марат Әнвәр улы, Морат авылыннан Царев Роман Сергеевич , Колаңгыдан Мостафин Элмир Эльфир улы һәм Гусинников Иван Валерьевич, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына китәчәкләр.
Аларга котлау сүзләре белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде һәм Кайбыч егетләре үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәрләр һәм якташларын сынатмаслар, дигән ышаныч белдерде.