Бүген Кайбыч районына 222 тартмадан торган азык-төлек җыелмалары китерелде. Волонтерлар аларны адресатлар буенча китерү эшен башлап җибәргән инде.
Элегрәк безнең районга ялгыз яшәүче пенсионерлар , җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәр, пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән 8 яшьтән өлкәнрәк балаларга азык-төлек җыелмалары булган 240 тартма кайтартылган иде инде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында яшәүче Гарифуллиннар һәм Гыйниятуллиннар гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды.