ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

   Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын кисәтү максатларында, 6.04.2020 елдан башлап территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү аерым күрсәтмәләргә кадәр туктатылды.

   Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра.

   Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

Авыл хуҗалыгында эш элеккеге режимда дәвам ителә, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча барлык киңәшләрне үтәп.

Мәсәлән, кичә Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында кошчылык фермасын эшләтеп җибәрүдә катнашты һәм фермер Рушан Сайрановка «ТАССРга 100 ел»билгесен кулланырга рөхсәт бирүче сертификат тапшырды.

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, бүгенге катлаулы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәр кешенең өстәлендә сыйфатлы ашамлыклар булсын өчен эшлиләр, бу ихтирамга лаек, дип, билгеләп үткән иде.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәләр, әмма коронавирус инфекциясен булдырмау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә тиеш булалар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга, хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк.


4
апрель, 2020 ел
шимбә

"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Контроль-хисап палатасы" МКУ рәисе итеп Журавлева Юлия Виктор кызы билгеләнде.

Кайбыч муниципаль районы «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет оешмасы директоры итеп 2020 елның 30 мартыннан Камалеева Равия Рифкатовна билгеләнде.

«Башкарма комитет» муниципаль казна учреждениесенең архив бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы 2020 елның 25 мартыннан, вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс уздырганчы, вакытлыча эшкә Гайнетдинова Резедә Рафик кызы кабул ителде.

«Кайбыч муниципаль районы Гражданлык яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең җитәкчесе (өлкән диспетчер) итеп 2020 елның 19 мартыннан Басыров Фиргать Рифкать улы кабул ителә


3
апрель, 2020 ел
җомга

Ана капиталына хокукы булган 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүне оештыру турында тулырак мәгълүмат тиздән ТР буенча РПФ бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда басылып чыгачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Тагын бер кат игътибар итәбез: РПФның территориаль органнарына барырга кирәкми. Гаризалар дистанцион рәвештә, шәхси кабинет (РПФ сайты) һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

Россиядә эш көннәре 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта мөрәҗәгать вакытында ил Президенты Владимир Путин белдерде.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дмитрий Патрушев ассызыклап үткәнчә, төп бурыч – халыкны продукция белән кирәк кадәр тәэмин итәргә, игенчеләргә чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыру мөмкинлеген тудырырга, гомумән – җитештерү циклын өзмәскә. «Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы тармакның оешкан рәвештә эшләвенә бәйле», – диде Министр.

Бүген Кайбыч районында район башлыгы Альберт Рәхматуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International