Быел катлаулы эпидемиологик хәл гадәти форматта тантаналы линейкалар үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Традицияне бозмас өчен, Кайбыч районында соңгы кыңгырау онлайн режимда узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм.
Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!
Хәерле сәгатьтә!
Кайбыч муниципаль районы социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм үзәгенең Кайбыч муниципаль районындагы 22 нче бүлекчәсе 2020 елның 13 маеннан, катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гражданнарны алдан язылу буенча кабул итә, дип искәртә. Социаль яклау бүлегенә 21557, 21113 , 21112 , 21407 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз
Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе игълан ителә. Әлеге тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей да хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Татарстан Росреестры чираттагы видео аша кабул итте. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова онлайн-консультация барышында Лаеш районында яшәүченең җир кишәрлегенә милек хокукын дәүләт теркәве белән бәйле соравына җавап бирде.
Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан.
Кадерле чик сакчылары! Бу истәлекле көндә, сезне котларга һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бөтен ил сезнең батыр хезмәтегезне югары бәяли һәм хөрмәт итә. Сезгә нык сәламәтлек, югары муллык, гаилә иминлеге һәм зур бәхет телим. Хезмәт бары тик канәгатьлек кенә китерсен һәм сезнең тарафтан саклана торган чик һәрчак йозакта булсын! Чик сакчылары көне белән!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
– Бүген яшь армия оешмасы районда үзенең якты, кызыклы эшләре белән киң танылган. Яшь патриотларны Ватанга мәхәббәт, Россия һәм туган як тарихын өйрәнүгә омтылыш, волонтерлык акцияләрендә катнашу, укуда, спортта, мәдәнияттә уңышлар, кешеләргә ярдәмгә килергә әзерлек берләштерә.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының «беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча Кече Мәме авыл җирлегендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды.
Электрон култамганы куллану вузны сайлаганда укырга керүчеләрнең документларын берьюлы берничә вузга бирә ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән үзара бәйләнешен җиңеләйтә. Әйтик, Татарстан абитуриенты, республикадан читкә чыкмыйча, Мәскәү югары уку йортына документларын тапшыра ала. Вузга документларны дистанцион рәвештә бирү өчен кирәк булган бар нәрсә-кирәкле документлар пакеты һәм керүчедән электрон имза сертификаты булу.