2020 ел Кайбыч районында демография елы дип игълан ителде һәм районда кабул ителгән карар нигезендә, беренче һәм икенче бала туганда ата – аналар 5 мең сумлык сертификат ала, өченчесе– балалар коляскасына, ә дүртенчесе һәм аннан соңгы балалары өчен-20 мең сумлык сертификат.
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт кызы Федоровское авылында яшәүче Гилязовлар гаиләсенә өченче бала туганы өчен балалар коляскасын тапшырды.