"Игелек кыл" хәйрия акциясе

2020 елның 30 июне, сишәмбе

1 июньдә Татарстанда «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Игелек кыл» дигән яңа хәйрия акциясе старт алды. Акция берничә этапта үткәрелә. Гаджетның беренче этабы кысаларында биш һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә тапшырырга карар кылынды. Проектны тормышка ашыруның икенче этабында гаджетлар тәрбиягә бала алган балалар тәрбияләүче социаль хезмәткәрләргә, ә өченче этапта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче педагогларга тапшырылачак.
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт кызы 7 бала тәрбияләүче Мусиенко гаиләсенә планшет тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International