Кичә агрофирмаларда терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе булды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Кичә район агрофирмаларында терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе булды, анда терлекчелектәге 2020 елның алты ае эшенә йомгаклар ясалды. Семинар эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Зыядиев, филиаллар идарәчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.
Терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, эре мөгезле терлекләрне тоту, ветеринария-санитария чаралары уздыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International