Музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды – 1х2 метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия апа Шитаева “Бүләк бирәм” акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән. Чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында “ТАССР 100 ел” дигән язуы урнаштырылган эскәтерне сәнгать әсәре дими ни дисең?! Иҗади якын килү, тырышлык, сабырлык, фантазия, күңел җылысы бергә кушылган хезмәтнең матур нәтиҗәсе бу.
Румия апаның оста куллары бәйләгән төрледән-төрле чәчәкләр, киемнәр, оекбаш-бияләйләр балалары, оныкларының гына түгел, якыннарының һәм ярдәмгә мохтаҗларның да аяк-кулларын җылыта, күңелләрен күтәрә. Осталыгын башкалар белән дә уртаклаша, белгәннәрен бик теләп башкаларга да өйрәтә. Музейда сәламәтлеге чикле балаларның әниләре белән үткәргән мастер-класс барышында да энә белән бәйләү серләренә өйрәткән иде ул.
Якын киләчәктә без аның кул эшләрен бергә туплаган шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International