Бүген Лаеш районында ел саен уздырыла торган «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе башланды. Чара кысаларында шулай ук бай эшлекле программа каралган: түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар һәм презентацияләр.
Чараның максаты-тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.
Әлеге күргәзмәдә Кайбыч районыннан "Йолдыз" кооперативы үз продукциясен тәкъдим итә.