Авылның хөрмәтле кешесе Валентина Антоновнага Президент котлавын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Президент котлавында мондый сүзләр бар: “Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышы елларының иң авыр сынаулары аша узган җиңүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең һәрберегез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте...”.