Зона ярышларында уңышлы чыгыш ясаган укытучылар район этабына үтте. Балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларның спорт белән дә дус икәнлеге ачык күренде бу ярышларда. Алар чаңгыда да оста шуа, шорт-трек, өстәл теннисы, турникта тартылу, идәннән этелү (отжимание), дартс, шахмат, аркан тартышу кебек ярышларда да үзләрен әзерлекле итеп күрсәтте.
Чаңгы буенча эстафета ярышында Зур Подберезье мәктәбеннән Валерий Савинов, Иске Тәрбит мәктәбеннән Виктор Яковлев, Зур Урсактан Рамил Нуриев беренче-өченче урыннарга чыкты. Хатын- кызлар арасында Олы Кайбычтан Гөлинә Габдрахманова җиңүгә иреште. Зур Урсактан Кадрия Кәримова- икенче, Зур Подберезьедан Надежда Ефремова өченче урында
Спортның шорт-трек төрендә Юрий Григорьев иң җитезе булды. Олы Кайбычтан Илдус Вәлиуллин икенче урынны алды. Колаңгы мәктәбеннән Сергей Федотовка өченче урын бирелде. Хатын- кызлар өчен дә спортның бу төре ят түгел икән. Олы Кайбыч мәктәбеннән Гөлинә Габдрахманова иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, җиңү яулады. Федоровскоедан Алсу Миңнуллина, лидердан аз гына калышып, икенче күрсәткечкә иреште. Исте Тәрбиттән Надежда Полякова өченче килде.
Өстәл теннисы буенча барган ярыш та кискен барды. Иске Чәчкабтан Илнур Хәсәнов барлык көндәшләрен бирелдереп, җиңү яулады. Мөрәледән Фрат Җиһаншин икенче, Иске Тәрбиттән Сергей Козлов өченче урынны яулады. Гөлинә Габдрахманова спортның бу төрендә дә үзенең осталыгын күрсәтеп җиңеп чыга алды. Иске Чәчкабтан Лилия Хәйретдинова, Федоровскоедан Альбина Григорьева икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Турникта тартылуда Борындыктан Хәмзә Юнысов, яшьләрнең борынына чиртеп, җиңү яулады. Кошманнан Айдар Насретдинов, Колаңгыдан Сергей Федотов икенче, өченче урыннарга чыкты.
Идәннән этелүдә Борындыктан Люция Хәмидуллина иң көчлесе иде. Иске Тәрбиттән Татьяна Әбелханова икенче урынны яулады. Өченче урынга Гөлинә Габдрахманова чыкты.
Спортның дартс төре безнең өчен яңалык, шулай да спортчыларыбыз аны да үзләштерергә өлгергән. Олы Кайбычтан Линар Сибгатуллин, Зур Подберезьедан Юрий Кальчев, Хәмзә Юнысов призлы урыннарга чыктылар. Хатын-кызлардан Альбина Григорьева, Гөлинә Габдрахманова, Надежда Полякова призлы урыннарны бүлеште.
Шахмат уенында Кече Мәмедән Сергей Козин иң көчлесе булды. Хуҗа Хәсәннән Альберт Перепелкин икенче урынны яуласа, Бәрлебашыннан Илфак Фәсхетдинов өченче урында. Кайбычтан Ләйсән Мозафарова, Зур Подберезьедан Елена Николаева, Мәлкидән Анна Петухова беренче-өченче урыннарны алды.
Аркан тартышу ярышның иң мавыктыргыч мизгелләре булгандыр, мөгаен. Ир- егетләр арасында Виктор Яковлев иң көчлесе булды. Кошманнан Илмас Хәмидуллин, Мәлкидән Алмаз Җиһаншин иекнче, өченче урыннарны алды. Нәфис затларыбыз да сынатмады Надеждинодан Елена Жиренкова – беренче, Борындыктан Гөлнара Хәйруллина – икенче, Гөлинә Габдрахманова – өченче булды.
Барлык призлы урыннарга чыгучыларга район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.