“Ак барс” холдингы нәтиҗәләр ясый

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
“Гөбенә” агрофирмасы бүгенге көндә районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар сафында атлаучы  агрофирмаларның берсе. “Ак барс” холдинг компаниясенең 2012 елга  йомгаклар ясау, 2013 елга бурычлар билгеләүгә багышланган республика семинар-киңәшмәсенең биредә үтүе дә очраклы түгел.

Анда холдингның Арча, Апас, Алабуга, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Әгерҗе, Түбән Кама, Тәтеш, Питрәч, Чистай, Чүпрәле районнарындагы, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач  районындагы агрофирмалары җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария врачлары, “Ак барс”холдинг компаниясе белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалындагы фермалардагы эшчәнлек белән танышудан башланды. Пленар өлештә эшчәнлеккә тулы анализ ясалды, тармакны тагын да нәтиҗәлерәк итү юллары билгеләнде. Анда “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International