ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетын үз эченә алган җәмәгать үзәгенә яңа баннер элделәр. Баннерда коррупциягә каршы көрәштә барыбызның да җаваплы булуы турындагы сүзләр язылган.

Депутатлар Кайбыч муниципаль район Советының 40нчы утырышын уздырды

– Сез безне гаҗәпләндердегез! – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова “Ел укучысы – 2014” бәйгесендә катнашучыларны тәбрикләп. – Бүген районның иң лаеклы укучылары, район, республика олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, активистлар үзара көч сынашты.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иске Тәрбит авылындагы клуб төзелеше белән танышырга баргач, безнең янга  шушы авылдагы популяр “Сәүдияр” керәшен фольклор ансамбле җырчылары да килде. Кама Тамагына бәйгегә барырга репетициягә җыелган булганнар икән, иске клуб тәрәзәсеннән күреп алганнар да, безнең янга чыкканнар.

– Газетага минем турыда язарга кирәкме икән соң? Хезмәтемне яратып башкарам, башкалар да шулай эшлидер, – дип каршы алды безне Корноухово авылындагы фельд­шер-акушерлык пункты фельдшеры Ольга Кузенкова газета хәбәрчеләре икәнлегебезне белгәч.

Шуширмә авылында яшәүе табигать җанлы дустыбыз Мөдәрис абый Сабиров редакциягә бер керүендә:

- Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул. Авылдашларыма, дусларыма да гел шулай дип әйтәм. Сүзнең кодрәте көчле бит аның- авылда өйләре янына, бакчаларга оя элүчеләр бермә-бер арты башлады,- дип әйткән иде.

9-11апрельдә Казанда узачак IV Халыкара ветеринария конгрессына чит илләрдән һәм безнең илдән бик күп делегатлар килә. Брянск өлкәсеннән килүче ветеринария хезмәткәрләрен каршы алу район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллинга йөк­ләнгән.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 14 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатуралар билгеләү өчен иртәгә Буада праймериз үткәрелә.
Басулар кардан ачылырга да өлгермәде, механизаторлар кырга чыкты. Вакыт бар әле, туфрак өлгерсен, кояш нурларын тагын да мулрак сибә башласын, дип көтәр чак түгел. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барлык җитәкчеләр катнашында узган планеркада авылда хәзер бар көчне язгы кыр эшләренә тупларга кирәклегенә басым ясады. 
Кайбыч өчен ел апрельдән башлана һәм апрель белән төгәлләнә. 1991 елның апреленнән бирле шулай. Нәкъ менә шул вакытта Кайбыч районына мөстәкыйльлек бирү турындагы Указ дөнья күрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International