Депутатлар Кайбыч муниципаль район Советының 40нчы утырышын уздырды

2014 елның 11 апреле, җомга

Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова  районда югары һәм төп муниципаль вазифаларга кадрлар резервын билгеләү тәртибе, резерв билгеләүче комиссия составы белән таныштырды. Җир­ле үзидарә органнарының ха­лык мөрәҗәгате белән ничек эшләве турында сөйләп, район баш­лы­гы Альберт Рәхмәтуллинның халыкны кабул итүдәге эшчәнлегенең республикада уңай яктан билгеләп үтелүен әйтеп узды. Республика Президенты аппараты җитәкчесе Әс­гать Сәфәров юллаган хатта Кайбыч, Азнакай, Мамадыш, Саба районнарында ха­лык мөрәҗәгать­ләренең тиешле вакыт аралыгында каралуы, җавапларның үзвакытында бирелүе хакында әйтелә. Бу  прокуратура органнары һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә барлык муниципаль районнарда үткәрелгән тик­шерү вакытында ачыкланган. Анализ күр­сәт­кәнчә, дәүләт һәм муниципаль органнарга халыктан килгән шикаятьләрнең саны кимүе аларны ур­ыннарда кабул итүнең даимилеге һәм нәтиҗәлелегенә бәйле. Утырышны ал­ы­п барган муниципалитет җитәкчесе үзе дә депутатларга, оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗә­гать итеп, халыкны борчыган сорауларга һәр­­чак игътибарлы булырга кирәклегенә тукталды.

– Халыкны кабул итү көннәрендә миңа килүчеләрнең үтенечләре төрле булса да, җиргә кагылышлы мәсьәлә­ләр­не хәл итүдә ярдәм сораучылар күп­челекне тәшкил итә. Кайберләренең гозерләрен үз авыл җирлекләрендә дә хәл итеп булыр иде. Әмма юк, тиешле җавап таба алмагач, район үзәгенә кадәр килергә мәҗбүр булалар. Авыл җирлеге ише­ген ачып кергән һәр кешене дә тыңларга өйрәнегез. Аларны кабул итү – җирле үзидарә органнарының иң өстенлекле юнә­лешләренең берсе булырга тиеш. “Халык контроле” системасы эшчәнлеге буенча Кайбычка килгән Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская да безнең эшне уңай бәяләде. Алга таба да шул югарылыкта эшләргә кирәк, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Район башлыгы урынбасары Рә­мис Хәялиев җәмәгатьчелек инициативаларын карау буенча эшче эксперт группасы булдыру, башкарма комитетның оештыру-хокукый бү­леге начальнигы Айрат Сибгатуллин район Уставына  үзгәрешләр кертү, бушлай юридик ярдәм күр­сәтү турындагы нигезләмәне раслау, бездә спортны үстерү буенча Олы Кайбыч авыл җирлегенә вә­каләтләр бирү, Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Кайбычтагы ярдәмчесе Сергей Лазарев узган елдагы эш­чәнлеге турында сөй­ләде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова район бюджеты турындагы карарга кертелгән үзгә­реш­ләр белән таныштырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International