“Ел укучысы – 2014” бәйгесендә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы җиңү яулады

2014 елның 11 апреле, җомга

Беренче турда катнашкан унөч укучыны бүләк­ләү­дән башланган бәйгенең максаты – талантлы укучыларны барлау, аларга үзләрен күрсәтергә мөм­кинлекләр тудыру, белемнең дәрәҗәсен арттыру. Бәйге ике этапта үтте. Мәк­тәп һәм муниципаль этап нәтиҗәләре буенча финалга узган җиде укучы иң элек визит карточкасы – үзе, мәктәбе, дуслары, гаиләсе, шөгыльләре белән таныштырды. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрованың чыгышы үзенчәлекле иде, шуңа да иң күп баллны ул җыйды.

– Районның иң яхшы укучысын ачыклаучы бәйгегә әзерләнүе җиңел булмады, билгеле. Өстәвенә, әзерлек вакыты “Йолдызлык” фестиваленең зона турында катнашу белән бергә туры килде. Шуңа да вакыт азрак булды, төн­нәр буе әзерләндем. Бәй­ге­дә катнашу миңа үз-үзем­дә ышаныч уятты. “Авыл-денс” бию төр­ке­мен­дәге дусларыма, ос­та­зым – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахмановага, мине җи­ңү­гә канатландырган газиз әниемә зур рәх­мәт әйтәсем килә, – диде Диа­на.

Диананың бу бәйгедә җи­ңү яулавы очраклылык кына түгел. Гел бишле билгеләренә генә укый, олимпиадаларда җи­ңү­ләр яулый, җәмәгать эш­лә­рендә актив катнаша. Хыялы – киләчәктә тәрҗемәче булу.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән “Интеллектуаль марафон”да Язилә Баһавиева (Олы Кайбыч мәктәбе) ти­рән белемле булуын күр­сәтте. “Максатчан кыз”, – диләр аның турында дуслары, укытучылары.

–  Бу бәйгегә әзерләнү ми­нем өчен мавыктыргыч һәм күңелле булды. Эз­лә­нүләр нәтиҗәсендә күп яңалыкларга тап булдым. Миңа да дусларым, укытучыларым Гөлия Рәх­мәтуллина белән Гөлинә Габдрахманова ярдәм ит­те, – диде Язилә тәэсирләре белән уртаклашып. 

Бәйгедә катнашучыларга “Район мәдәнияте тарихының биш этабы” дигән темага өй эше бирелгән. Аларның чыгышында Кай­бычның үткәне дә, бүгенгесе дә ачык чагылды. Чөн­ки тарих битләрен дә актардылар. Бөек Петр патшалык иткән заманнарда кораблар төзү өчен  Кайбыч имәннәрен та­шулары, “Кайбыч” боз мәйданчыгы ачылуга бәй­ле вакыйгалар да чагылыш тапты чыгышларында.

“Ел укучысы – 2014” бәй­гесе Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үт­кә­релүче Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү өчен дә яхшы форсат булды. Олимпиадаларда барлыгы 597 укучы катнашкан, шуларның 89ы призлы урыннарга чыккан.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International