Кайбыч механизаторлары кыр эшләрен башлады

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Инвестор канаты астында эшләүче өченче җәм­гыятьтә  уҗым культураларын тукландыра башладылар. Хуҗа Хәсән тө­бәгендә елның елына диярлек эш­­кә әнә шулай иртә тотыналар.

– Кырларда туфрак бераз туңдырган иде. Шуннан файдаланып, без Олы Тәрбиттә – 80, Мәл­кидә 53 гектар мәйданда басуга минераль ашлама керттек. Рифат Шәрәфетдинов һәм Владимир Федоров “МТЗ- 1221” тракторларына тагылган “Амозон” агрегатлары белән икесенә 133 гектар мәй­данда эш башкарырга өлгерде, – диде директор урынбасары Фер­динант Уткин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән дә элем­тәгә кердек:

– Язгы кыр эшләре вакытында район буенча барлыгы 15 мең гектарга якын мәй­данда сабан культуралары чәчү бурычы тора. Игенчеләр бодай, арпа, солы, борчак, техник культуралардан шикәр чөгендере, рапс, соя чәчә. Болардан тыш, уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмаларга, тукландырырга кирәк. Кыскасы, һәр механизаторга эш җитәрлек.Һава шартлары мөм­кинлек би­рүгә, барлык хуҗалыклар да кырга чыгарга әзер. Техника  әзерлек сызыгына куелды, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә, – диде ул. 

Хәерле сәгатьтә, игенче! Кыр эшләрен үзвакытында бәла-казаларсыз гына башкарып чыгарга насыйп булсын! 

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International