Кайбыч ветеринарлары Брянск кунакларын каршы алачак

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Районның баш ветеринария врачы әйтеп узганча, бу хакта хәбәр алынуга ук өлкәнең делегация җитәкчесе – баш ветеринария врачы Владимир Пономарев белән элемтәгә чыккан. Чит төбәкләрдән килүчеләрне каршы алучылар сынатмаска тиеш: шушы кыска гына вакыт эчендә алар Татарстанның йөзен дә танытачак. Россия Ветеринария ассоциациясе тарафыннан Россия һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә оештырылучы бу кон­гресс “Уртак дөнья, уртак сәламәтлек” исеме астында уза. Анда терлекчелектә, кошчылык тармагында төп ветеринария проблемалары турында зур сөйләшү булачак. Ветеринария җиһазлары, маллар, хайваннарны дәвалаганда һәм профилактик максатта кулланылучы фармакология препаратлары, азык өстәмәләре, махсус әдәбиятны үз эченә алган күр­гәзмә дә эшләячәк.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International