Кайбычта район туган көненә әзерлек башланды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Кайбычның туган көнен ел саен мәдәният йортында зурлап билгеләп үтү бездә матур традициягә әйләнде. Хәзер бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Район үзәге һәм авылларда санитар өмәләр үткәрелә, кунаклар, якташларны чиста Кайбыч каршы алырга тиеш. Бәйрәм тантанасында үзебезнең райондагы сәнгать осталары, “Йолдызлык” фестивале дипломантлары чыгыш ясар, дип көтелә. Тантананы оештыручылар быел тагын бер яңалык керткән: һәр оешма-учреждение коллективы район оешкан вакытта беренче җитәкчеләре кем булуы, аның кайда яшәвен белешә, шушы еллар эчендә оешма белән кемнәр җитәкчелек итүе, оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплап, альбом ясый. Беренче җитәкчеләрнең барысын да тантанага чакырырга җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International