Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин Ябалакта һәйкәл салдырды

2014 елның 13 мае, сишәмбе
-Авылга кайткан саен цинк калайдан эшләнгән иске һәйкәлгә карап йөрәгем сыкрана иде. Хәзер халкыбыз, Аллага шөкер, бай яши, тормыш яхшырды, авылларда да яхшы өйләр салалар, һәр йортта диярлек машина. Ә авылдагы һәйкәл һаман иске... Яңасын төзү турындагы фикеремне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткердем, әлбәттә, ул мине хуплады,- диде ул.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәйриячелек белән үрнәк күрсәтүче Дамир Гыйззәтуллинга тирән рәхмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген тапшырды.



Муниципалитет җитәкчесе ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, тантана кунакларын Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады. Бу җирлектә бүгенге көндә дүрт ветеран: Кече Кайбычтан Рәфыйк Зәкиев, Ябалактан Александр Маклашов, Аманулла Хамидуллин, Бәрлебашыннан Евдокия Вакатова, Константин Кротов яши. Тантана мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Тулырак репортажны газетабызның алдагы санында укый аласыз.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International