ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

 “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективы редакциядә эшләп чыккан журналистика ветераннарын, барлык укучыларын, авыл хәбәрчеләрен, каләм тибрәтүче яшь дусларын Матбугат көне белән кайнар котлый:

 

 

 
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
13 майда Казанда узган Татарстанның православ җәмәгатьчелеге форумында безнең республикада барлык диннәрнең үсеше өчен дә тигез шартлар тудырылуына, конструктив конфессияара элемтәләрне ныгыту кирәклегенә басым ясалды.

16
май, 2014 ел
җомга
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан узган II Халыкара олимпиадада да Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең IX класс укучысы Надежда Шапеева белән XI класс укучысы Ирина Иреева  да катнашты.
Экологик проблемалар, кешенең табигать дөньясына саксыз карашы турында газетабыз битләрендә әледән-әле чаң сугабыз. Сүз дә юк, әйләнә-тирә мохитны саклау, кешеләрдә экологик үзаң тәрбияләү буенча бездә төрле чаралар күрелә. Әмма елга-күлләребез, болын-кырлар, урманнар һаман да пычрануын дәвам итә әле.
Кайбычта джаз-оркестр? Мондый хәлнең булганы юк иде әле! Әһәмиятлелеге буенча, әлеге вакыйганы тарихи дип атап була.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитетында “Балалар илне ясый” дигән республика бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 12 май – Халыкара Экологик белем бирү  көненә багышлап үткәрелүче әлеге акция елдан-ел киңрәк колач ала.
Федоровское мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина Татарстан Дәүләт Советындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы итеп сайланды.
– Олы Урсак авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә: административ үзәк булган Олы Урсак һәм Кече Урсак, Бушанча, Чүкри-Алан авылларын, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев укучыларыбызны авыл исемнәре тарихы, аларның дөрес язылышы белән таныштыруын дәвам итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International