Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында вәгазь кичәсендә катнашты

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Вәгазь кичәсенең тулы заллар белән узуы үзе үк шатлыклы күренеш. Халыкны бүгенгедәй ыгы-зыгылы тормыштан ае­рып, әнә шундый тәрбияви кичәләр уздыруларына шатланырга гына ки­рәк. Кичәгә Олы Кайбычтан гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә, авыллардагы имамнар да килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да вәгазь кичәләрен бер дә калдырмыйча йөри. Мөхтәсибебез Дамир ха­җи Гыйниятуллин Коръән укыганнан соң, сүз Җә­лил хәзрәткә бирелде.

– Җир йөзендәге иң мө­һим мәсьәләләрнең берсе – акыллы, иманлы балалар тәрбияләү. Бүген кайбе­рәүләрдән яшьләр тәрбиясез, тәртипсез, ди­гән сүз­ләрне ишетергә туры килә. Арада шундыйлар бар икән, димәк, без бала тәр­бияләү буенча бурычыбызны тиешенчә үтәмәгән­без, – ди­де ул. – Илебезне, авылларыбызны, милләтебезне саклар өчен без иң элек динебезне сакларга тиеш. Совет чорында мең­ләгән мәчетләр сү­тел­гән, манаралары кисел­гән. Җитмеш елдан артык халкыбыз динсезлеккә дучар ителде. Хәзер дин­гә ирек бирелде, авылларда мәчетләр салынды. Пәй­гамбәребез әйтүенчә, балага кечкенәдән үк ди­ни тәрбия бирергә ки­рәк.

Җәлил хәзрәт вәгазьләрендә ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсә­бәт­ләр, гаиләләрне саклап калу, нәсел шәҗәрәсен белергә, нәселдәге күр­кәм кешеләр турында балаларыбызга сөйләргә тиешлегенә дә тукталды. Эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләр дә борчый аны.

– Җан саклау өчен ризыгың хәләл булсын. Хәләл көч белән тапкан малны сакларга кирәк. Димәк, без сакларга тиешле иң мөһим нәрсәләр – дин, нәсел, җан һәм мал. Хә­ләл көч белән мал табар өчен, балаларга яшьтән һөнәр өйрәтергә тиешбез. Алар йорт эшләрен белеп үсәргә, һәркем үз вазифасын төгәл үтәргә тиеш, – дип сүзен тәмамлады Җәлил хәзрәт.

– Бүгенге вәгазь кичәсендә без күп нәрсәләргә төшендек. Билгеле, дин бер кайчан да начарлыкка өйрәтми. Совет чорында да авылларда дин, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр сакланган. Хәзер без яшь буынны дингә тарту өчен барысын да эшләргә ти­еш. Авылларда балаларга дин сабагы биргән имамнарыбызга, мөслимәләребезгә, бүген безгә үтем­ле итеп вәгазь сөй­ләгән Җә­лил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде Альберт Рәхмәтуллин кичәгә йомгак ясап.

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International