Кайбыч элемтәчеләре Җиңү көнен лаеклы каршы алырга үз өлешен кертте

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Сугышның беренче көннәренннән үк бик күп элемтәчеләр фронтка китеп бара, алар иң алгы сызыкларда сугышалар. Дошман уты астына беренчеләр булып элемтә линиясен сузучы элемтәчеләр керә. Аларның һөнәри осталыгы, җитезлеге һәм кыюлыгы сугышчан операцияләр вакытында хәлиткеч әһәмияткә ия була, күп вакыт элемтә җиңүне дә тәэмин итә.



Район элемтәчеләре үз ветераннарын онытмый. Бәйрәм уңаеннан алар Кайбыч ветераннары- Мәлик Миңнуллин, Кәрим Зиннәтуллин, Володя Понамарев, Софья Кальчева, Александра Кальчева, Виктор Анин янына бардылар һәм “Таттелеком” бүләкләрен тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International