12 майда Кайбыч мәктәпләрендә “Бердәм экологик дәрес” акциясе узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе


Акциянең максаты – үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, аларда экологик культура булдыру. Кайбыч укучылары табигатьне саклауга үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Алар елга буйларын, тирә-юньне чүп-чардан җыештыра, агачлар утырта, экологиягә багышланган төрле бәйге-фестивальләрдә актив катнаша. Кошман төп мәктәбендә узган бердәм экологик дәрестә безнең хәбәрчебез Лилия Хәкимова да катнашты. Ул хакта газетабызның алдагы санында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International