ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әниләр көне уңаеннан Олы Кайбычтагы кафеда тантаналы чара үткәрелде. Бу очрашуга барлык авыл җирлекләреннән дә физик мөмкинлекләре чикле булган 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аналар чакырылган иде.
Олы Урсак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рузия Тимершина:
Җиһан аклыкка күмелгән чорда – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң якты, барыбызга да бердәй якын һәм кадерле бәйрәмне – Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бер яисә аннан да күбрәк бала табып, күркәм тәрбия биреп үстергән аналар районыбызда байтак. Шундый батыр йөрәкле фидакарь хатын-кызларның берсе – Иске Чәчкабтан Лилия Хөсәенова.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кайбыч мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, Олы Кайбыч авылы мәчетендә дини укулар дәвам итә. Динебезне, пәйгамбәрләребезнең тарихын, гәрәп хәрефләрен өйрәнергә теләүчеләрне мәчеткә укырга чакыралар.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбызның тагын унбер яшь гражданы паспортлы булды. Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә туры китереп оештырылган бу очрашуда әти-әниләр дә катнашты.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Кибет-базарларда ни генә юк хәзер, кайчакта товарның күплегеннән башлар әйләнеп китә. Райондашларыбыз товар сатып алганда кайсысына өстенлек бирә икән? Газета укучылардан әнә шул хакта сораштык.
Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасының медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәменең ничә сумга төшүе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.
Террорчылык- кешелеккә янаучы иң куркыныч һәм коточкыч күренеш. Кемнәр соң ул террорчылар, аларның максатлары нинди? Кешелек корбаннары кемнәр өчен отышлы? Көч идеологиясе “тозагына” кешеләр ничек килеп эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Безне куркыныч террор-сугыштан кем яклар?
Гомер юлында бик күп авырлыклар аша узсалар да, сәламәт акыл белән озын гомер кичерүчеләр районыбызда, шөкер, байтак. Шушы көннәрдә генә ике райондашыбызга туксан яшь тулды. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатлары тапшырылды.
Кайбычтагы территораль сайлау комиссиясе секретаре Исламия Нигъмәтуллина республикада сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International