Берсеннән-берсе акыллы, сәләтле биш бала тәрбияләп үстерүче Лилия һәм Илдус Хөсәеновлар гаиләсе – авылдагы иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар гел күз уңында, биш балалары да, үзләре дә авылның мәдәният, спорт һәм мәгариф тормышында кайныйлар. Лилия белгечлеге буенча укытучы, авылдагы балалар бакчасында эшли. Ә гаилә башлыгы Илдус заманында клубта эшләгән, бик матур җырлый дип әйттеләр.
Ландыш, Илсөя, Илназ, Ләлә, Илгизә... Ходай Тәгалә сәләтне барысына да бөтен яктан өеп биргән. Концерт булсынмы ул, ярышмы, очрашу кичәсеме – берсе дә Хөсәеновлар катнашыннан башка узмый. Балаларның өчесе инде киткән. Башка җирдә яшәсәләр дә, тырышлыклары, активлыклары белән танылалар, уңышка омтылалар. Олысы Ландыш җәй көне тормышка чыккан. Бу кызны районда җырчы буларак беләләр. Ландыш Хөсәенова эстрада сәнгатендә танылып килә. Пианино өстендәге “Наш Зеленодольск” газетасын тиз танып алдым. Ярты битне алган мәкаләдә сихри күзле туташ турында язма чыккан. Бу – Хөсәеновларның икенче кызы Илсөя икән. Яшел Үзәндәге зур мәктәпләрнең берсендә әле быел гына эшли башлаган укытучы кызны тиз күреп алганнар! Бердәнбер уллары Илназ колледжда белем ала икән.
Берсеннән-берсе матур – кояш кебек кызгылт-сары чәчле Ләлә белән Илгизә турында да шактый язып була. Дүртенчедә һәм алтынчыда укучы кызлар икесе дә – “Конферанс” номинациясе буенча “Йолдызлык-Созвездие” телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатлары. Моннан тыш, Илгизә спортсмен: теннис һәм бадминтон ярышларында катнаша. Шулай ук баянда уйный. Ләлә исә мәчеткә йөри, пианинода уйный. Кызларның бүлмәсе диплом һәм грамоталар белән тулган. Мәктәптә дә яхшы укыйлар, кул эшләре түгәрәгенә дә йөрергә вакыт табалар. Кыскасы, бөтен яктан килгәннәр.
Әниегез нинди дип сорагач, бертавыштан болай дип җавап бирделәр:
– Иң әйбәте! Матуры һәм чибәре! Бик тәмле пешерә. Бигрәк тә пирогларны.
Аннан, бу өйгә журналистларларның беренче килүе түгел. Күпмедер вакыт элек республика журналыннан килгән булганнар. Менә шундый позитив кешеләр белән танышып кайттым. Миңа бик ошады. Хәтта китәсе дә килмәде. Онытып җибәрә язганмын: Лилия ханымның күкрәген “Ана даны” медале дә бизи.
Алсу Калимуллина