Кайбыч халкы нинди товарга өстенлек бирә

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Зоя Зарипова, пенсионер (Байморза):

– Авылыбызда бер кибет эшли. Продукция, чыннан да, күп, кайтарып кына торалар. Әйбер алганда һәрвакыт карап бетереп булмый инде. Безгә, нигездә, үзебездә җитештерелгән товарлар кайта дип уйлыйбыз. Белсәк, үзебезнекен алырга тырышабыз, әлбәттә. Кайбыч ипие дә бик тәмле, Казанныкы да.

 

Нурсинә Садриева, сатучы (Федоровское):

– Мин үзем Олы Кайбычта кибеттә эшлим. Алдагы еллардан аермалы буларак, хәзер сатып алучыларның күбесе ул яктан таләпчән, күрә торып, ни эләкте шуны сатып алмый, башта карый, тикшерә. Бигрәк тә азык-төлек продукциясен. Әллә кайдан кайтарылган тавыкларга караганда, үзебезнекеләр күпкә тәмлерәк. Үзем дә үзебездә җитештергәнне алам, башкаларга да киңәш итәм. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International