Кайбыч мөхтәсибәте мөселманнарны дини белем алырга чакыра

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Хатын-кызларның дәресләре һәр җомга көнне кичке 18:00 сәгатьтә башлана. Укучы балалар өчен дәресләр һәр якшәмбе көнне 12:30 сәгатьтә үткәрелә. Ир-егетләр өчен дәресләр 27 ноябрь көнне кичке 18:00 сәгатьтән башлана. Шулай ук дәресләр Борындык, Шүширмә, Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Кошман, Иске Чәчкаб, Кече Кайбыч, Ябалак, Чүти авылларында да оештырылды. Дәресләргә килергә теләгән кардәшләребез үз авылларындагы имамнарга яки район мөхтәсибәтенә 2-13-34 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International