ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Әле шушы көннәрдә генә ветераннарның “Җәүһәр” ансамбленә йөрүчеләр Казанга концертка барды.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Сагындым, бик сагындым сине, әнием. Усал язмыш мине синнән аерганга инде бик күп еллар, сулар аккан, күпме тормыш сынаулары үтелгән, хәтердән хәзинәдәй истәлекләр җуелган, ә син, әни, күңел түрендә җылы нур булып яшисең, тормышымда бүген дә яшәргә көч, куәт бирәсең. Синең якты истәлегең гомерем буе күңелдән җуелмас. Әти белән бергәләп, бәхетле гаиләдә өебезнең якты кояшы булып, җылытып, назлап, кадерләп үстердегез безне. Күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә, барыбер аз булыр сыман.
Минзәләлеләрнең, алты сәгать юл узып, алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен нәкъ менә Кайбычка килүләре юкка гына түгел. Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында атлый, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча беренче бишлеккә кергән.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Быел 3 декабрьдә Россиядә беренче тапкыр Билгесез солдат көне үткәрелде. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган: Мәскәү астында немец фашистларын тар-мар итүнең 25 еллыгы көнендә- 1966 елның 3 декабрендә Ленинград юлының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдатның җәсәден тантаналы төстә Александр бакчасына күчереп җирләгәннәр. 2014 елның 3 декабреннән бу көн ел саен билгеләп үтеләчәк.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Хаҗ – ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. Аллаһ Тәгалә Коръәндә көче, сәламәтлеге, матди мөмкинлеге булганнарга хаҗ кылырга куша. Хаҗ гомергә бер мәртәбә үтәлсә дә, кеше өстеннән төшә. Хаҗ – ислам рухын тоеп, пәйгамбәрләр өчен тарихи урыннарны күреп кайту, мөселман җәмәгатендә утыз көнгә якын яшәп, вакытыңны гыйбәдәткә багышлау ул.
3 декабрьдә, бөтен Россиядәге кебек, Кайбыч районында да 11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк – сочинение яза. Бу яңалык укучыларны билгеле бер вакыт эчендә алган белемнәренә аттестация уздыру максатында кертелә. Аның нәтиҗәләре укучыны дәүләт аттестациясенә кертүгә нигез булачак, ди мәгариф бүлеге методисты Марина Русова.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Безгә моңарчы ят булган, әмма соңгы араларда телебездән дә төшмәгән референдум да узып китте. Авыл җирлекләренә хас кайбер проблемаларны референдум юлы – ягъни халыктан җыелган акча ярдәмендә хәл итү районыбызда 2014 елда гына практикага кертелә башлауга карамастан, аның нәтиҗәләре куанычлы. Күп авылларда референдум актив узса, кайберләрендә сүлпәнлек күзәтелгән. Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу хакта җитди сөйләшү булды.
1 декабрь көнне Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә  Ш.Галиевның туган көне      уңаеннан “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме катнашуында  “Шәвәлине кем белә?” дигән әдәби кичә булып узды
 Мин, Фирдания, Яшел Үзән районының Мулла Илендә туган 21 яшьлек кыз, 1995 елның 11 августында Кайбыч районындагы Борындык авылы егете Илһамга кияүгә чыктым. Язылу тантанасы мәдәният йортында узды. Авылның бөтен бала-чагасы, яше-карты җыелган иде анда. “Бу ни сәбәптән икән?” – дигән уйлар узды ул вакытта минем башымнан. Яши торгач, сәбәбен аңладым мин моның. Тәнзилә Зиннур кызының киленен карарга килгәннәр икән алар!

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әни... Бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да, әни каршына йөгереп киләбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International