1 декабрь көнне Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә Ш.Галиевның туган көне уңаеннан “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме катнашуында “Шәвәлине кем белә?” дигән әдәби кичә булып узды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Татар шигърияте талантларга бай. Шәүкәт Галиев шуларның берсе. Ул-Татарстанның халык шагыйре. 1 декабрь көнне Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә  Ш.Галиевның туган көне      уңаеннан “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме катнашуында  “Шәвәлине кем белә?” дигән әдәби кичә булып узды.  Ш.Галиевнең шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык... Чыннан да аның кыярлары түбәтәйле, песие мөгезле һәм сакаллы, чебиләре самолётта оча, куяны физзарядка ясый. Бүгенге кичәбездә балалар Шәүкәт абыйларының әнә шул темаларга багышланган   кызыклы шигырьләре белән таныштырып үттеләр.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International