Сочинениеның нәтиҗәсе бары тик ике: «зачет» яисә «незачет». Әгәр «незачет» булса, кабат язарга мөмкинлек биреләчәк. Ә инвалид балалар сочинение урынына изложение язачак. 20 ноябрьдә Кайбыч районы мәктәпләрендә Мәгариф һәм белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте хатына ярашлы рәвештә, районның өч мәктәбендә – Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Тәрбит мәктәпләрендә белем алучы укучылар сочинение язып карады. Аның нәтиҗәләре республиканың белем бирү сыйфатын тикшерү үзәгенә җибәрелде. Унберенче сыйныф укучыларына сочинение язу өчен биш төрле: “Недаром помнит вся Россия”, “Вопросы, заданные человечеству войной”, “Человек и природа в отечественной и мировой литературе”, “Спор поколений: вместе и врозь” һәм “Чем люди живы?” темалары тәкъдим ителә. Сочинениеларны укучылар үзебезнең һәм дөнья әдәбияты әсәрләренә нигезләнеп язарга тиеш.
Фирәдә Сайранова