.jpg)
.jpg)

Кайбыч халкы да билгеләп узды бу көнне. Оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре иртәнге сәгать унда сугыш каһарманнарының якты истәлегенә Олы Кайбыч авылында куелган һәйкәл янына җыелды. Алар Җиңү төсе- кызыл тасмалар белән әйләндереп алынган веноклар салдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, венок салганнан соң, кайбычлыларга мөрәҗәгать итеп:
- Илебезгә сугыш китергән афәтләрне безнең буын өлкәннәр сөйләве, кинолар аша гына белә. Хәтер- мәңгелек, без сугышчылар буынын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез,- диде. -Хәзерге вакытта әлеге һәйкәл тирәсе төзекләндерелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына- 9 Майга монда “Кайбыч колхозчасы” исемендәге “Пе-8” авыр бомбардировщик- самолет макетын өлгертергә җыенабыз. Аны төзүдә Президентыбыз зур ярдәм күрсәтә,- диде.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бу көннең тарих өчен кадерле булачагына басым ясап:
- Бу һәйкәлгә исемнәре язылган каһарман якташларыбыз арасында да хәбәрсез югалганнары бар. Билгесез солдатларны шулай искә алу күптән кирәк иде,- диде.
Луиза Сунгатуллина