ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Олы Кайбычтагы Балалар сәнгать мәктәбендә район сойиаль яклау бүлеге инвалидлар декадасы кысаларында гаиләләрендә инвалид балалар тәрбияләүче аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Гадел хөкем йортында үзгәрешләр: район суды рәисе итеп Илфар Баһавиев билгеләнде. Аның 13 елдан артык юридик хезмәт стажы бар, 2001-2012 елларда район прокуроры урынбасары булып эшләде, соңгы ике елда – район судьясы. Агымдагы елның 5 декабрендә аның кандидатурасы район суды рәисе буларак расланды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылучы чаралар Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында аеручы җылы үтте. Биредә бәйрәмнәрне, кунакларны һәрчак шатланып көтеп алалар.
Казан шәһәрендә үз гаиләләренә караучысыз калган балаларны тәрбиягә алган ата-аналарның II республика форумы узды.
Махсус проект кысаларында  Районыбызда Мәдәният елы кысаларында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” исемле мәдәни-белем бирү проекты старт алды. Проектта  беренче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнаша.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Кайбыч” боз мәйданында спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Узган шимбәдә анда мәктәп укучылары тимераякта шуу буенча көч сынашты.
Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валерий Капралов дәресләрдә бу темага зур урын бирелүен билгеләп узды.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Районда бер-бер артлы мәдәният, медицина һәм спорт объектлары сафка баса, ремонтланган оешма һәм учреждениеләр саны арта. Шушы берничә айда гына да ничә акушерлык пункты, күпфункцияле үзәкләр, заманча жиһазландырылган спорт мәйданчыклары ачылды. Инде менә әни булырга җыенучыларга күңелле яңалык җиткерәбез: район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә ремонт эшләре тәмамланды һәм без аны тизрәк барып күрергә булдык.
Агымдагы елның 11 декабрендә гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау буенча “Кайнар линия” телефоннары эшли башлый.
Кайбычта төзелеп килүче яңа бассейн «Салават күпере» исемен йөртәчәк. Исемнәргә конкурс игълан итүгә, укучыларыбыздан бик күп җаваплар алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International