Редакциягә хәрби киемнән төз гәүдәле егет килеп кергәч, аны шунда ук танып алдым. Иске Тәрбит авылыннан ул, мәктәптә укыганда да, студент елларында да милли көрәштә район, республика ярышларында, Сабантуйларда бил алышкан Дмитрий Петухов.
“Путешествие к истокам” дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан 33 укучы арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Дарья Чекмарева да (җитәкчесе Екатерина Елисеева) бар иде.