Шимбә көнне кайбычлыларны зиратта зур эш көтә

2014 елның 19 декабре, җомга
Зиратны вак куаклар баскан, чытырманлыкка әйләнгән урыннар да бар. Шуңа да бу атнаның шимбәсендә  куакларны кисү буенча өмә үткәрелә. Район мөхтәсибәте, Олы Кайбыч авыл җирлеге тәкъдиме белән игълан ителгән өмәгә барыгызны да актив катнашырга чакырабыз. Өмә иртәнге сәгать сигездә башлана. Үзегез белән бергә балта, пычкы, бензин белән эшләүче пычкы, куакларны яндыру өчен шина кисәкләрен алып килүегез сорала. Өмәгә авыл халкын, пенсия яшендәгеләрне, оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләрне, теләге булган барлык ир-егетләр чакырыла. Зиратлар – мәңгелек йортыбыз, анда безнең әллә ничә буын туганнарыбыз җирләнгән. Аларның рухы шат булсын өчен аны тәртиптә тоту без, исәннәрнең, төп бурычы ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International