– Республика бәйгесе быел да үткәрелә һәм без анда сынатырга тиеш түгелбез. Яңа елга матур итеп әзерләнә белүебезне күрсәттек, без күпкә сәләтле, быел тагын да матуррак итеп бизик районыбызны. Кайбыч кунаклары сокланып китәрлек булсын, матурлык үзебезне, якыннарыбызны шатландырсын, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр катнашында узган планеркада.
Бәйге 20 декабрьдән 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Авыл җирлегендә беренче урынны алучыны 300 мең сум, икенче урынга чыгучыны 200 мең сум, өченчене 100 мең сум акча көтә. Муниципаль районнар арасында беренче урынны алучыга 1 миллион сум, икенче урынга – 500 мең, өченче урын өчен 250 мең сум акча карала. Бүләкләре шәп, форсатны быел да кулдан ычкындырмаска тырышыйк.