Олы Подберезье мәктәбе укучысы Дарья Чекмарева республика бәйгесеннән диплом һәм сертификат белән кайтты

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Әлеге бәйгенең максаты – яшьләрне Татарстанда туризм үсешенә, республика мәдәни мирасының туристлык инновацион проектларын тормышка ашыру, туристлык үзәкләрен үстерүгә җәлеп итү. Шулай ук, туган якның мөһим туристлык ресурслары, тарихи һәм мәдәни мирасы турында белемнәрен күтәрү юлы белән, патриотлык хисе тәрбияләү. Бәйгедә катнашып, “Сельский туризм по удивительным местам Кайбицкого района” дип аталган эше өчен Дарья 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Анда ул Олы Кайбыч – Кече Подберезье – Турминский – Олы Подберезье – Каргала – Пләтәни“ экскурсия маршрутын тәкъдим итте. Аңа китаплар алу һәм аквапаркка керү өчен сертификат бүләк иттеләр. Җиңүчеләр башкала буйлап ике сәгать экскурсия кылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International