ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген кич телевидениенең “Хәбәрләр” тапшыруында Колаңгы станциясендә мәчет ачылу тантанасыннан репортаж карый аласыз. Тапшыру татар телендә 17.00 һәм 20.00 сәгатьтә, рус телендә 18.30 һәм 21.30 сәгатьтә экраннарга чыгачак
Табигатьнең иң гүзәл урынына, бормаланып аккан Зөя елгасы буендагы аланда урнашкан Борындык Сабан туе мәйданы олы юлдан ук матур булып балкый, халыкны үзенә тарта
Мөрәле Сабан туе Бәрле елгасы буена урнашкан ямьле аланда үтте. Бәйрәмне авыл имамы Галимулла хәзрәт Гыйбадуллин изге дога белән башлап җибәрде

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 Балалар китапханә белән таныштылар, китаплар алдылар китапханәче хезмәте турында мәгълүмат тупладылар
Кошман авылында милли бәйрәмебез Сабантуй күтәренке рухта үтте. Анда авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр һәм кайткан кунаклар да катнашты

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең беренче класс укучысы Гөлназ Гайнуллина дәүләт стипендиясенә лаек булды! Мәктәптә укый башлаган елны ук шундый зур бүләк ни өчен бирелгән аңа, дип уйлап куйгансыздыр. Чөнки махсус дәүләт стипендиясе болай гына бирелми, аның өчен бик зур уңышларың булу кирәк
Безнең районда тагын бер модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Ульянково авылында атна уртасында ачылган бу пунктны файдалануга тапшыру тантанасына мал табиблары гына түгел, авыл халкы да җыелган иде

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хуҗа Хәсәндәге җәйге лагерьда савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе булды
Һава шартларының коры, эссе саклануы чүп үләннәренә һәм корткычларга уңай шартлар тудыра. Шуны искә алып, районыбыз игенчеләре кырларда чүп үләннәренә, корткычларга каршы препаратлар сиптерү белән шөгыльләнә
Бу атнада Олы Кайбычта, районыбыз авылларында халкыбызның иң гүзәл бәйрәме – Сабантуйлары узачак. Хәзер бәйрәм үтәсе барлык авыл җирлекләрендә дә тулы әзерлек бара: алдынгыларга бүләкләр әзерлиләр, мәдәният хезмәткәрләре, борынгыдан килгән гадәткә тугры калып, өйдән өйгә йөреп, сөлге-яулыклар җыйды, мәйданнарны бизиләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International