Кайбычның иң оста савымчысы һәм иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы билгеле

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
22 нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгедә районыбызның барлык хуҗалыкларыннан 25 савымчы һәм 22 ясалма орлыкландыру технологы катнашты. Савымчылар арасында беренче урынны Хуҗа Хәсәннән Мария Таймасова яулады. Икенче-өченче урыннарда – Багайдан Тамара Шулаева һәм Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов. Малларны ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңүче – Борындыктан Мәдинә Миңгалиева. Олы Тәрбиттән Светлана Кошкина белән Симәкидән Ирина Хикмәтуллина - икенче-өченче урыннарда. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Беренче урынны яулаучылар республикакүләм бәйгедә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International